
Мине өем
7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Китә калсам, керә төшләремә, Әйләнә дә кайта гел уйлар. Тирән итеп сулыш ала калсам, Нарат бүрәнәләр сулыйлар. Бары монда җанга рәхәт иңә, Үз өеңдә исә үз көең. Бусаганы атлап керүенә, Кочагына ала әниең... Минем өйдә моңга табыналар, Җырга сусаганнар килсеннәр. Мин дөньяда иң бай икәнлекне Шигыремнән укып белсеннәр. Минем өйдә бала тавышлары, Онытмаган көен бишекләр. Тау артыннан кояш күренүгә, Түргә дәшә ачык ишекләр. Туган нигез җанны җылытмаса, Бу дөньяда нишләр идем мин?! Минем өчен өем - изге урын, Башкаласы нәни илемнең! #ТаһирШәмсуаров #Минемөем51бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфонды2018ел256бит #Таттелеком#22 #Үзүсеш
Сылтамалар:
45
0