Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" _Үзәктә егерме йорт буш, тәвәкәлләп кем күченә? Совхоз Наратлык хуҗалыгы бүлекчәсен гамәлдән сызды. Фермадыгы терлекләрне үзәккә кудык, - диде бригадир, үгетләвен дәвам итеп. - Сөткә дә тилмерәчәксез. - Кәҗә асрарбыз, - диде карчыклар. - Җәмәгать! Бүреләрне нишләтәсез? - Уңда - урман, сулда - урман, ә, җәмәгать? - Сез гаепле. Чарасын күрмисез, Миннехан аларның акылын тарый иде. - дип гөрләште карт-коры, - әнә мәрхүмнең малае Нартлыкта төпләнеп маташа, шәп кенә түләсәгез, еркычларны берәмтекләп чүпләр! Бригадир тагын учын шапылдатып халыкны бастырды: - Нурихан абый мәсьәләсендә болай: ул җир алды, алма үстерәчәк. - Көндез - алма, төнлә - бүре, - дип кычкырды берсе. - Седә ди аның кайгысы, җәмәгать! Алма сатып баерга хыялланган комсыз сезнең арык сыер-сарыкларыгызны саклар ди! Аның бакчасына ни зыян, бүре алма кимерми. 440 нчы бит

Тэглар:

94

0