"Бизәкле чиләк" Габделхәй Сабитов.

"Бизәкле чиләк" Габделхәй Сабитов.

Сигезенче көн. Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә алтын урак ялтырап ята . Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр. Ул очкыннар берсен-берсе эзләп табып, яңадан кушылалар, аннары тагын чәчелеп китәләр. Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да , хәйран калып, шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт карт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк , үзләре бер төркемгә җыелганнар. Аз гына җил исеме: -Ай-һай! Бар бит бу дөньяның хикмәтләре,- дигәндәй, очлы бүрек кигән башларын уңга-сулга чайкап куялар. ... Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре. Исәпләсәң исең китәрлек могҗизалары бар. Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер! #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

50

0