
"Гөрләвекләр җыры" Кәүсәрия Харрасова 5 нче көн
Язлар килде көлеп, Бозлар ага эреп, Дәрьяларга таба юл ала. Яз җилләре кага Җылы көткән җанга, Күңел тәрәзәмә нур яга. Кар сулары ага, Ерганаклар яра, Саубуллашу моңы күңелдә. Мин аларны аңлыйм: Йөрәгемдә тынмый Гөрләвекләр җырлый минем дә. Гөрләвек тавышы, Җыр көйләп агышы Тарата моңнарны, сагышны. Кар сулары юып, Китәр күк агызып Язмышларга язган ялгышны. Ярларына тулып, Гөрләвекләр булып, Йөрәгемнән моңнар агыла. Наз тулы күңелем Гөлләргә күмелер, Җанымда былбыллар кагына. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Гөрләвекләр җыры"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 129 нчы бит
Сылтамалар:
64
0