Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

3 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 – ...Ләкин чәчәкне күңел күзе белән күрүчеләр бик аз. Юк дип әйтерлек: күрүче булса да чәчәк эченә узарлык шигъри куәткә ия адәмнәр күп түгел. Чәчәк эченә узу ихтималияте шулкадәр аз ки, меңләгән чәчәк алиһәләре картаеп, ялгыз гына дөнья куя. Язлар килгәч, алар зур өметләр белән тагын терелә. Үз адәмнәрен көтә-көтә саргаеп, корып янә дөньядан китәләр. – Мин сиңа: синең чәчәк дөньясына миннән башка берәү дә кермәсен! дип әйтә аламмы, Алиһә апа? – «Апа» димә, зинһар! – диде Алиһә. Ярмөхәммәт Алиһәнең кырыс була алганын да төшенде. Бер мизгелгә генә җыерылып алган кашлар кире язылды, Алиһәнең бит очында сизелер- сизелмәс кенә чокыр хасил булды. – Әйтә аласың... Ләкин мин чәчәкне бикләп куя алмыйм. Серне белеп, чәчәк эченә узарга тели икән, ул кешегә дә бу дөнья ишеге ачык. Алиһә бу сүзләрне суынып беткән чәйгә карап әйтте. Эчелеп бетмәгән чәй касә төбендә чайпала да чайпала. Шул сыеклыкны чайпалдыру нигә кирәк булды икән Алиһәгә? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

59

0