
Әдәби марафонның унынчы көне
-Син ялгышасың, бел! Саимә кебек хатынны аяз көнне шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың! Миргалим, борынын тастымал белән кысып, аягына басты. Каш астыннан сөзеп бер карады да чыгу юлына атлады. -Башка мине күрмәссез! - диде дә, чайкала-чайкала, өйдән чыгып китте. Ачу-нәфрәтләрен,рәнҗүләрен онытып, Саимә ире артыннан атылды. Капка келәсенә тотынган Миргалим, Саимәнең чыгып килүен күреп: - Син әләкләдеңме әтигә? Ирештеңме? Койрыгымны да күрмәссең! - дип, зур йодрыгын кәҗә тоягы итеп төрде дә Саимәнең ике каш арасына төртте. Саимәнең борын төбендә капка ачылды. - Мирга-али-и-м! Тукта-а, акылыңа кил! - Мине йөгәнләргә кирәкми, мин алаша түгел! Күз алдында шап итеп капка ябылды. - Миргалим-м... Өмет тулы күзләр төссез тактага текәлеп калды. Саимә капка баганасына сөялде. Ялварулы мөлдерәмә яшь тулы күзләр күккә төбәлде. Күк йөзе Саимәнең күз яшьләре кебек чиста иде. Күз алдында энҗеләр ялтырап уйнашты. Җемелдәшеп,алар гүя Саимәнең күңелен күрәләр... 79 нчы бит #әдәбимарафон2024 #ГүзәлГалләмова
63
0