Ркаил Зайдулла "Курку"

Ркаил Зайдулла "Курку"

КУРКУ Кая барып бәрелергә Белмәгән чаклар була. Юллар бикле, тел йозаклы, Күзгә ком җиле тула. Яфрак астына керсәң дә, Анда – тышта бер тавыш Ят телдә майтлап сүгенә… Кечкенәдән үк таныш. Тышауланган аяк белән Тик таптанып торасың. Кычкырасы килә дә бит… Тик ничек кычкырасың? Бүтәннәрнең тыны да, дип, Чыкмый әнә, шым бул син! Сулама, күрмә, ишетмә! – Кабырчыгың йомылсын. Качасы килә дә кайчак… Булмый яңадан туып. Тик тор! – дим, кая качсаң да, Куркуың тотар куып.

Тэглар:

60

0