Равилә Шәйдуллина - Мурат

Равилә Шәйдуллина - Мурат

Чишмә суында юынып торганда да, иртәнге савым сетена төшеп барганда да, кичә булган хәлләрне күз алдына китереп, узалдына елмаеп йерде кыз. Җыеп куйган чәчләрен сүтеп, авыр толымнарын таратты кыз. Аягына иске чүәкләрен киеп, тау итәгеннән Алансуга таба аталады. Чык төшкән йомшак үлән өстеннән атлавы шундый рәхәт. Тау итәгендә әллә ниткән чәчәкләр үсә. Кыз аларның күбесенең исемнәрен дә белми. Чәчәкләрдә зөбәрҗәттәй янып торган чык тамчылары уйный. Иртәнге тынлыкны кошлар җыры, чикерткәләр чурлавы, бакалар хоры гына бизи. Әнә аргы якта, Тереклек елгасының теге ягында атлар кешни, алар печән утлыйлар, бер-берсенә тавыш бирешә, сөенешеп кешнәшәләр. И-ха-ха!

Тэглар:

56

0