
Таһир Шамсуаров Аклыкка сыену
16 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Хәерле кич! Марафонны дәвам итеп, Таһир Ярулловичның шигырьләрен укыйм! Телемә бәйләнмәгез! Телемә бәйләнмәгез! Әйтәсен ярып салыгыз, Тирәли әйләнмгез. Телегез нык кычытса да, Телемә бәйләнмәгез! Минем халкым дөнья буйлап Сибелгән дә таралган. Җырсыз торалмый мизгел дә, Чөнки моңнан яралган. Кунак көтеп, тәулек буе Ачык тора капкалар. Уз телемдә туган җырлар Ватаныма кайталар. Тамырда моң типкән чакта, Гел аяз таңнар атар. Кайда аклык, кайда пакьлек - Шуңадыр безнең татар! Татарлык каннан килсә дә, Гамәл белән сынала. Дин, Ватан, икмәк hәм әни Төп сузләрдән санала. Минем телдә гөл уяна, Инеш-чишмәләр сөйли. Минем телем - кояш теле, Бары яктылык тели. #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #МиллионТатар #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #Рухиятнәшрияты
79
0