Нәбирә Гыйматдинова "Остаз"

Нәбирә Гыйматдинова "Остаз"

1нче көн #әдәбимарафон "Остаз" ... Ызбага мичтә пешкән ипи исе кебек татлы ис бәби исе таралган. Матча ыргагына аскан бишектә Фәрит исемле бөтерчек йоклый. Шук-шаян оныклар алмаш-тилмәш бишекне тирбәткәндә әйләндереп капламасын дип, читтән генә дәү әти күзәтә. Бәләкәчнең алты яшьлек абыйсы Әнәснең күзе ут яна: энекәше зурайгач, икәү качышлы уйнарлар... Ә алдагысы, тәрәзә уеп карасаң да, күренмәс. Чиратка тезелгән еллар исәп-хисап йомгагын тәгәрәткәндә, анда менә ниләр чорналыр: «Фәрит Шәйхетдинов. Көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы, шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән турнирның 1977 елгы чемпионы, унбиш мәртәбә Сабантуйларның абсолют батыры».... Казан утлары 03.2022, 8нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатмедиаИделПресс #Таттелеком #44

Тэглар:

65

0