Әмирхан Еники "Йөрәк сере"
Сезнең йөрәгегездә миңа карата нинди хис уянганын сиздем мин… Әмма сез аны телдән әйтмичә яхшы иттегез. Рәхмәт моның өчен… Күрдегез инде, мин үземнең мәхәббәтемә яратмау аша килдем, икенче төрле әйткәндә, иң элек ярата алмауның нәрсә икәнен татыдым, аннан инде мәхәббәтемне таптым… Шуңа күрә ул миңа бик кадерле, күз алмасыдай саклыйм мин аны… Минем әйтер сүзем юк инде, тик болай гына сорап куйдым: -- Зөһрә ханым, әйтегез әле, сезнеңчә, нәрсә ул мәхәббәт? -Мәхәббәтме? Мәхәббәт - яраткан кешеңне бәхетле итү ул… 409 нчы бит.
37
0