12 нче көн, "Җәза" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

12 нче көн, "Җәза" Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

12 нче көн Фәһимәнең игезәк малайлары туды. Алар бишектә генә фәрештә иде. Аталары камышлыкта гөресгөрес үрдәк-каз атса, бот хәтле игезәкләр эт-мәче җәзалап кул шомартты. Бичара хайваннарның үләксәсеннән урамдагы коелар сасыды. Гыймран аларның һәр явызлыгын хуплап, акча белән авызлыкландырды. Тугыз яшьтә Кави белән Бакый бистә кибетендә сыра белән сыйлана иде. Кыйналакыйнала сынган сөякләре ялганмаган әниләре бик яшьләй гүргә кереп яткач, малайларның күзеннән ике бөртек яшь таммады. Аталары кебек каты бәгырьле иде Кави белән Бакый. Яшь әнине алар чәйнәп кенә йотачак иде. Шуңа күрә Гыймранның сөяркәләре «мин» дип аның йортына ыргылмады. Ә Нурсөя барысына да түзәргә риза иде. Тол иргә иң кулай хатын ул инде, ул! Аш-суга оста, чиста-пөхтә... Җанында чәчелмәгән-түгелмәгән наз һәм сөю..10 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Җәза #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

76

0