Абдулла Алиш"Очкычка карап"Тылсымлы хикәяләр

Абдулла Алиш"Очкычка карап"Тылсымлы хикәяләр

Һәр көн саен иртән баш түбәмнән Очкыч очып китә еракка. Бик еракка-кояш чыккан якка, Бары тавыш кала колакта. Ал син,очкыч, мине үзең белән, Канат аска шунда сыендыр. Кеше гомерен чикли торган йөктән Мин дә бәлки авыр түгелдер. Күтәрелим әле биеклеккә, Төкереп үтим дошман башына. Мотор белән йөрәк кушылсыннар, Тотынсыннар бергә ярсырга. Ал син,очкыч,мине үзең белән, Бомбаларың калдыр бүгенгә, Бомба итеп илтеп ташла мине Ерактагы торган илемә. Йолдыз кебек атылып төшим әле Туфрагында кабер табарга. Дошманнарга булган көчле нәфрәт Хисе белән мәңге янарга. Юк,кирәкми,үлмим,табыш булып Кайтып керим туган илемә. Багышласын калган гомерем дә Иң кирәкле булган җиреңә. Казан,ТаРИХ-2003,230 бит.

Тэглар:

60

0