Диңгез буенда

Диңгез буенда

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Унөченче көн. Диңгез буенда Май шикелле диңгез суы Ят кебек, салкын сымак, Авылымның кеп-кечкенә Буасы якын сымак. Кипарислар матур да бит, Чыршылар сагындыра, Магнолия гөлләреннән Әремнәр ягымлырак. Тәнем көньяк кочагында, Күңел төньякны уйлый. Мин, мөгаен, бүректәге Бүре баласы бугай. 349ынчы бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком

Тэглар:

74

0