
Әдәби марафонның беренче көне
Хәерле көн дусларым. Аллаһка тапшырып Бөтендөнья күләмендә уза торган Әдәби марафонда катнашырга булдым. Марафон өчен дустым Гүзәл Галләмованың "Ялгыз көймә" китабын сайладым. Китаптан куйган өзекләрне игътибар белән укып барыгыз. Килештекме? Кыр чәчкәсе Назлы чәчкә үсә иде Киң һәм иркен кырларда. Бергә булыйк гомергә, дип Ник җырладың җырларда?.. Кыр чәчкәсен өзеп алгач, Ник аны сакламадың? Мәхәббәтне суга салдың, Син аны якламадың. Мине ташлап киткән чакта, Борылып карамадың. Юлларыбыз уртак иде- Син генә аңламадың. 5 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Ялгызкөймә #ГүзәлГалләмова
56
0