Җәмилә Әхтәмова. Чәчләремдә кышның ак салкыны...

Җәмилә Әхтәмова. Чәчләремдә кышның ак салкыны...

XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Бишенче көн #әдәбимарафон2024 Минем дә булгандыр хыялым - Ап-актан бәхетле булырга, Яраткан яр белән тормышны Чәчәктәй болындай узырга*. Минем дә булгандыр хыялым - Сөяргә, сөелеп яшәргә. Минем дә булгандыр хыялым - Пыскырга түгел һич - яшьнәргә! Ап-актан бәхетле булмадым, Туй үткәч, төн буе еладым: «Сөексез яр булдым Бәхетсез канатка Бәхетсез пар булдым». Бәхетсез нигезгә Ап-актан төштем мин. Бәхетсез нигезгә Пар чиләк тутырып, Тамчысын да түкми Саф сулар керттем мин. Бәхетсез канатка пар булдым - Гомерем юллары тоташ яшь, зар булды... Җәмилә Әхтәмова. Чәчләремдә кышның ак салкыны... - Казан. 2004.15 нче бит. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #ҖәмиләӘхтәмова

Тэглар:

65

0