Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"

1 нче көн Вакытлар узар, еллар артта калыр, соңыннан ул барысын да төшенер. Бабасы аңар: – Һиндиба чәчәгенә озак карап тор, күзеңне йоммыйча озак кара, – дигән сүзе астына: бу чәчәкне чәчәккә дә санамыйлар, бу чәчәктән такыя да үрмиләр, бу чәчәкне өзеп, өстәлгә дә куймыйлар. Шулай да син, Ярмөхәммәт улым, игътибар белән, күңел күзең белән кара һиндиба чәчәгенә! Шунда син һиндибаның серле матурлыгын күрерсең! – дигән мәгьнә салып әйткән булган икән. Матурлыкка тел тидерергә ярамый. Матурлык турында сөйләшергә дә ярамый. Матурлыкка карап сүзсез генә сокланалар, дигән мәгънәле булган икән Айдаш картның шушы ике авыз сүзе. – Күңел күзең белән кара, улым, күңел күзең белән!

Тэглар:

66

0