
Яратуны күзләр сөйли
10 көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Ансыз җирдә яшәү яшәүмени, Ул йөрәктә ята, тирәндә. Мин бәхетле дисең, бәхет кошы Тик күренми никтер тирәңдә. Яратуны тану җиңелмени, Яратканнар алай әйтмиләр. Сыңар караш белән әсир итә, Яратуны күзләр сөйлиләр. Бар да әйбәт, бар да яхшы, дисең, Тормышың да җитеш, ал да гөл. Кайтыр кешең бармы, көтәсеңме? Ике күзең синең юлда гел. Бик үзгәрдең соңгы араларда, Артык уйчан, артык соңлы син. Аның җырын алып килгәнгәме, Сандугачны бирелеп тыңлыйсың? Гашыйкларның уртак бөек сере, Тамырлары аның тирәндә. "Мин бәхетле!" дисең, бәхет кошы Очып йөрми никтер тирәңдә... #ТаһирШәмсуаров #Аклаккасыену #Яратуныкүзләрсөйли #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятфондынәшрияте2018ел256бит #Таттелеком#22 #Үзүсеш
Сылтамалар:
56
0