Айгөл Әхмәтгалиева-Таллыкүлдә былбыл бар
Шамил телефонын түш кесәсенә шудыргач, бизәкле капканы этәреп, кайчандыр әбисенеке, юк-юк, әбисенеке генә түгел, аныкы-Шамильнеке! -булган ишегалдына аяк басты. Баягы каһәр суккан төер тагын тамак төбенә килеп бөялде. Таш җәелгән ишегалдында күз явын алырлык пөхтәлек, сыңар чүп бөртеген тапмассың. Мал-туар абзары, мунча ише корылмалар тагын бер койма белән булеп куелган. Элек бакча булган урында агачтан эшләнгән матур беседка балкып утыра. Ир, үз гомерендә беренче тапкыр беседка күргәндәй, карашы белән шунда кадакланып катты. Бу урында, бу урында...
48
0