Рөстәм Галиев «Чаклар...»

Рөстәм Галиев «Чаклар...»

1 нче көн. 3 нче бит. «…Ул төшне бала чагымда әллә ничә күрдем. Үзем елга өстеннән йөрим. Суга батмыйча да күпер салам, имеш. Күперем әрәмәлеккә барып чыга. Әнием төшләр юрый иде, аңа сөйләдем. Әни болай юрады: «Кеше йөрми торган җиргә күпер салгансың, балам. Олы юл анда түгел бит. Шул әрәмәдә көтүче булып калырсың микән?...» Күргән төшем буш булмады. Әрәмә тарафында – Түбән Кама, гомерем шунда үтәсе, хезмәтем шунда куеласы булган икән. Шул шәһәрдә серле театр дөньясын барлыкка китерү, беренче театраль фикерләр, беренче спектакльләр, беренче матурлыклар, сөенеч-шатлыклар... Әлбәттә, болар – җитәкчелек тә, режиссерлык та, көтүчелек тә. Минем яшәешем моңнан, сагыштан, җил-давыллардан, ыңгырашу-саташулардан, иҗаттан, сәхнә манзараларыннан тора. Төрле чаклар бар: яшь чаклар, артист чаклар, сәхнәдә чаклар, иҗатта чаклар... Тукталган чаклар, уйланган чаклар, сагынган-юксынган чаклар, елаган, җырлаган, шатланган чаклар, сакалым белән фикерләшкән чаклар... Яшәеш фәлсәфәм сәхнәдә иҗат ителгән образлар аша тамашачыга җиткергән фикерләрдән, спектакль тәнәфесләрендә туган хисләрдән, иҗатта ашкынып яшәлгән гомернең туктап торган мизгелендәге уйланулардан үрелгән...»

Тэглар:

76

0