БЕР СӨЙКЕМЛЕ ИТЕП...
Күңелемне тик бер сорау борчый: Яратасың икән син кемне? Карашларың шундый якты синең, Карашларың шундый сөйкемле. Адашасы иде карашларың Эчләренә кереп бер генә. Кояштан да бүген нурлар түгел, Өмет катыш нурлар бөркелә. Кояштан да, Айдан, йолдыздан да Карашыңны, беләм, тоялмам! Бер сөйкемле итеп кара да син Һәм арындыр мине хыялдан. 117 нче бит
77
0