1 нче көн Динә Латыйпова "Бөкре мәхәббәте"

1 нче көн Динә Латыйпова "Бөкре мәхәббәте"

1 нче көн Ат өстендә җиңү яулап килгән кыз, сиздермичә генә, халык төркеме арасыннан “аны” эзләде. Хәзер менә хәзер килер дә, нәкъ элеккечә атның тезгененнән алып, малкайны болын буйлап алып китәр. Чабып килгән чабышкыны кинәт, туктатырга ярамый. Су да эчерәсе түгел, аягына төшә, ди әтисе. Айрат үзе маңгаеннан сыйпый, үзе яллары белән уйный. Малкай исә, җиңү яулаганына үзе канәгать булып, башын егетнең иңенә тидерә. Барысы да килеп җиткәч, чабышкылар мәйданга керә. Атның кушаматы белән бергә җайдакның да исемен атыйлар. Сабан туеның җиңүчесе... Нәселе, токымы... Атны өйрәтүче, чабышкыны әзерләүче Ләйлә! Баскан урынында биеп торган ат, көяз кызларны хәтерләтеп, вак-вак басып түгәрәккә керә. Муенында – яшь килен чиккән сөлге. Инде ничә еллар җиңүне башкалар белән бүлешергә яратмаган сылу атны алкышларга күмәләр. Ат өстендә утырган җайдак малкайны мәйдан уртасына, бүләкләү комиссиясе янына алып килде. - Җандус – җиңүче! Шулчак мәйдан уртасына кулына кечкенә чыбыркысын тоткан ят ир-ат чабып керде. Ир, үзе дә сизмәстән, кулындагы чыбыркысы белән каршысындагы җиңүчегә сызып җибәрде. Кырык кылдан үреп ясалган затлы чыбыркы, үзеннән эз ясап, Ләйләнең битеннән алып иңе буйлап Җандусның күкрәген кисеп үтте.

Тэглар:

144

0