Шәүкәт Галиев-Сабантуйда җиңелгән малай.

Шәүкәт Галиев-Сабантуйда җиңелгән малай.

Җилкенеп чыкты уртага, Үзе дә белми нидән — Ахры мәйданга ашкыну Җитмеш бабадан калган. Карыйлар җиде яшлеккә Көрәшче итеп зурлап, Алды ул ипләп сөлгене, Бик оста гына урап. Уйламый кем алдында да Һич артка чигәрмен дип, Ышанып, көч тоеп чыккан Әлбәттә җиңәрмен дип. Аңа каршы баскан малай Озынрак шул бер башка, Үзең ега алмасаң да, Тырыш син егылмаска.

Тэглар:

63

0