Әдәбимарафон. Зинаида Захарова.Дустыма

Әдәбимарафон. Зинаида Захарова.Дустыма

Кер син миңа, ишекләрем ачык, Гел шулай керешеп йөрешик. Тугры дус ул берәү генә була, Йөрәгебез ачып серләшик. Ихласлыгың үзе бер могҗиза, Серләрем дә сыя тик сиңа. Күңелемә ачкыч таба белдең, Бик рәхмәтле, дустым ,мин шуңа. Бераз гына күрми торсам әгәр, Чын йөрәктән сине юксынам. Күңелемнең мең кылы өзелә, Аяз күктә кояш юк сыман. #әдәбимарафон #миллионтатар #Татарстанязучыларберлеге #Таттелеком#44#үзүсеш

Тэглар:

55

0