Ркаил Зәйдулла , "Ак эт"

Ркаил Зәйдулла , "Ак эт"

9 нчы көн. Җантай әбинең йортына көндез генә түгел, төнлә дә киләләр. Кайдан им-том табып бетерәдер... Тик караңгыга яшеренеп килүчеләр им-томга дип кенә шулай озын юлга чыгарлар микән? Кортка әле тагын сөйдерә дә, боздыра да, ди, имеш. Сөйдерүе бер хәл, боздырса бит эшләр яман. Менә минем хатын болай да ыжгырып тора, әгәр дә Жантай кортка килеп, пример, араны боздырса, башны алып бөтенләй авылдан качарга кала. Үзебезнекеләр карчыктан шуңа күрә бераз шүрлиләр дә. Сихерче белән араң ерак булу хәерле. Көнләшүчеләр дә бар инде. Аңа күпме кеше килә, берсе дә буш кул белән йөрми ич. Әнә Минзукның төрмәдән кайткан малае нәрсә уйлап тапкан бит, ташбаш. Кортканың җилкапкасы төбенә утырып, килеп-китүчеләргә налук салган: «Мин әбинең сиклитәре, кергән өчен ун тәңкә түләгез», — дип әйтә икән. Озак утыра алмаган әмма дә ләкин үзе, икенче көнне үк нишләптер ике кулы да Хаҗәтнең өй кыегындагы фылак төсле асылынып төшкән. Хәзер кече йомышын үтәргә дә әнисе белән икәү чыгалар, имеш...

Тэглар:

53

0