
Тамга
Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Үтмәс чалгы белән чапты хәйләкәр кортка, үтмәс чалгы белән! Ухылдап караватка ауды Нурихан. Ничек алай, ничек!? Солтанбәк нәсәле, ике гасыр урыс авыллары белән аркага арка терәшеп яшәсә дә, кан катыштырмаган. Һәр милләтнең үз җыры, үз көе! Нечкә кылына саксыз кагылсаң - өзелә. Ә Нурихан берәү дә бозарга кыймаган шул көйнең уптым илаһи бөтен кылларын умырып ташлады. "Ялгыштым!" дип, җан ачысы белән кычкырасы иде. Тик кычкырып ни файда. Чөнки төзәлмәслек ялгышлар да бар. Әгәр ул төнне Шәрифә "кил" дип алдамаса, бәлки, ир йөрәген уып утырмас та иде. "Кил" диде Шәрифә... Карчыкка серен үзе белән кабергә алып китсә ярамас иде микән... Хәер, сер вакыт дәрьясында барыбер батмый инде ул. Артык күп җыелды түгеде түгелме соө әле монда? Тамгалы малай, "марҗа чәч" Серафима... Шәрифәне югалтыр өчен өчен боларның чиреге дә җитәчәк иде. 431 нчы бит
94
0