
Әмирхан Еники "Әйтелмәгән васыять"
Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда...
81
0