
Флүс Латыйфи "Җирәнкәем" #әдәбимарафон
2нче көн. #әдәбимарафон "Җирәнкәем" "- Сәрвәр кайда? Җирәнкәем минем... Бригадир апа яныма килде дә кытыршы учлары белән битемнән аккан яшьләремне сөртеп алды, авыр көрсенеп куйды: -Йә, тынычлан! Җегет кешегә елау килешми... Үксуемне тыя алмадым: -Аны... аны бит суярга алып киткәннәр... Хәмдия апа әллә ничек җиңел сулап куйгандай булды, кулын җилкәмә салып тыныч кына әйтте: -Сәрвәрең исән... Аллага шөкер, таба алмадылар аны. Мал куучылар Бөгелмәгә ансыз гына китте... -Исән! Җирәнкәем исән! - дип ышанмыйча үз-үземә кабатлый бирдем. Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 98нче бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Таттелеком #44
54
0