Гармунчы Хәтирә:повесть, хикәяләр/Гөлнур Айзат. - Казан: "Ак Бүре" нәшр.,2023.

Гармунчы Хәтирә:повесть, хикәяләр/Гөлнур Айзат. - Казан: "Ак Бүре" нәшр.,2023.

... Бик дини иде бит Галиябану. Уңганлыгы аркасында һәр баланың ябынып ятарга үз юрганы бар иде аның, ач-ялангач үстермәде... Гәрәй саусызлыгы аркасында балалар аякка басар чакта гына дөнья куйды бит. Малайлары аталарының сыңар кулын шактый күп татыдылар үзе. Дәү әниеңә генә түгел, аларга да күп эләкте. Кечкенәдән аталарына ялганларга, бер-берсе өстеннән әләк йөртергә өйрәнделәр. Аерым йоклап өйрәнгән ташбашлар кечкенәдән үк “үзем, үземнеке” дигәнгә генә өйрәнеп көн иттеләр. Балигъ булып, гаилә коргач, арадагы дошманлык тагын да артты. Синең атаң арада иң акыллысы, сабыры иде. Анаң да әйбәт холыклы килен булды. Тик нәкъ менә: “Бер юрган астында үстергән булсам, бу кадәр үк бер-берсенә дошман булмаслар иде”, - дип елап сөйләгәне истә калган. Тамак төбенә утырган булгандыр инде хәсрәт төере, югыйсә миңа әйтмәгән булыр иде.

Тэглар:

31

0