
Вазыйх Фатыйхов "Яшерен сөю"
Гомер Яшәгән саен - азая бара, Азайган саен - күпне көтәсең. Аз нәрсә һәрчак кадерле була, Ходай бүләге - ни хәл итәсең. Гомер йомгагың - бердәнбер бит ул, Бер генә тапкыр аны сүтәсең. Үзгәртәм димә, юктыр бер чара, Ходай бүләге - шөкер итәсең. Телисеңме син, теләмисеңме, Йомгак очына берчак җитәсең. Бирелгәненә шөкер итә бел, Ходай бүләге - ни хәл итәсең! (11 нче бит) #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
70
0