Туган телебезне саклыйк

Туган телебезне саклыйк

Туган телебезне саклыйк Әлифбаны укып тел ачылган, Туган телне укып чарланган. Татар теле бетә икән диеп, Кайсы мәнсезләре чыгарган? Дәресләрне кыскарталар имеш... Кысалар бит татар телебезне! Бүген дәрес, иртәгә тел бетсә, Бетермәсләрме безнең динебезне? Оят булмасмы әби-бабайлардан. Гасыр буе саклап, югалтсак? Кыйблабызны таба алырбызмы, Телсез, динсез калып югалсак? ... Сәлимә Габделхакова "Хисләр дәрьясы", 62нче бит Казан: Ихлас, 2019

Тэглар:

45

0