14нче көн. Таһир Шәмсуаров. Буыннар чылбыры өзелсә.

14нче көн. Таһир Шәмсуаров. Буыннар чылбыры өзелсә.

БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ ӨЗЕЛСӘ Сөйлә, бабай, орыш,  әрлә мине, Ваемсызлык әгәр сизелсә. Буыннар чылбыры ялганамы, Ялганамы хәтер өзелсә? Сөйлә, бабай, сөйгән оныгың мин, Яшермичә сөйлә барын да. Корал тотып, яуга уиткәнеңне Унсигезең тулган чагыңда. Сөйлә, әби, үтенәмен, сөйлә, Син бабайны өзелеп сөйгәнсең. Кырык бердә кочагына сеңеп: «Көтәчәкмен, җаным» - дигәнсең. Сөйлә миңа, сөйлә, атлар җигеп, Бөгелмәгә ашлык илткәнне. Өйдә калга өч балаңны уйлап, Тирләдем, дип йөзең сөрткәнне... Сөйлә, бабай, ачлы-туклы килеш, Уайнар кар өстендә ятканны. Окопларга сөялеп, төшләреңдә Йөгерә-йөгерә өйгә кайтканны. Сөйлә, бабай, аяк асларыңда, Көтмәгәндә мина шартлаган... Туфрак эчләреннән казып алып, Шәфкать туташлары коткарган. Сөйлә, әби, ләмгә чумып, язын Черек бәрәңгеләр тапканны. Кычытканны кайнар суга салып, Өмет белән казан асканны. Сөйлә, әби, салам башлы йортның Саламнарын мичкә якканны. Кош очса да, «Немец килә» диеп, Сөргән җирне каплап ятканны. Сөйлә, бабай, сугыш беткән көнне Госпитальдә каршы алганны. Ир еламый, диләр, тик шатлыктан Ак мендәргә яшең тамганны. Сез сөйләгез, һәр сүз, һәр җөмләне Җаныбызга салыр минутлар. Бабабалары кылган батырлыкны Онытмаска тиеш оныклар!

Тэглар:

84

0