
1 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #ЗифаКадырова #Актанышмарафончы
1 нче көн. ЗифаКадырова "Урланган яшьлек" Бервакыт сабырлыгы сынмасмы? Зөһрә тәрәз төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә. Яран гөлен йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар, ул кешеләрнең җанын дәвалый, тынычландыра, дия иде әнисе. Шул гөл янына килсә, әнисе юатадыр кебек тоела. Гөлләр сөйләшкәнне ярата, сөйләш син алар белән, алар ишетәләр, дия иде мәрхүмә. Тик Кәрим, холыксызланып, теләсә нәрсә әйтә башласа, шуларның колагын ябасы, күзләрен йомдырасы килә. Оят бит, ишетәләр, күрәләр, алар да, әйтерсең, сабыр бул, диләр. Зөһрә, чак кына кагылып, гөлнең яфракларыннан сыйпады. "Мин түзәм, сез дә түзегез," - дип пышылдады ул, күз яшьләре аша елмаеп. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #ЗифаКадырова #Актанышмарафончылары
65
0