
Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
Байрас фотодан күзен ала алмады. Сөмбел шундый матур, чия төсле күлмәге кара чәченә бик килешә,бәхетле булуы елмаюыннан сизелә иде. «Укыган кеше янында надан шофер булып йөреп булмас», дип, Байрас шул ук көзне Чиләбе инженерлар әзерләү институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Укыды да, эшләде дә. Хәзер инде Сөмбелнең тиз генә кайтмаячагы көн кебек ачык иде. Ул аның кайда икәнлеген белсә дә бармады. Сөмбел кайтуга, мин аңа тиң булырга тиеш дип, сабыр гына көтәргә булды. Әлфиснең чәчәкләре көзен бакча тутырып чәчәк атты, ул бөтенесен апасы кушканча эшләде. Бакчага Фәридәнең кулын да тактырмады, үзе утыртты, үзе алды. Апасы кышын кайтса, сыйлармын дип, алмаларны төреп,тартмага тутырды.
55
0