
Кадыйр Сибгатуллин "Эзләмәгез әллә кайлардан"
Ямь беткәнен тоеп бар да китте; сандугач та качты таллардан. Сагышыннан сары яфрак кына аерылып калды алардан. - Туган җирем шушы, китмим, - диде, җәен күрдем, күрим кышын да, нәселем монда туган, монда торган, дәвам итәм аны шушында. Өзелеп җиргә төште, җиргә ятты, кыш өстенә япты, йоклатты… Ә яз килеп, аны сыйпады да яшел бөре итеп уятты. Сандугач та очып кире кайтты, яшел яфрак күрде талларда, һәм җырлады: бәхет туган якта, эзләмәгез әллә кайлардан… #КадыйрСибгатуллин #Берноктада #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
84
0