
Мәхмүт Хәсәнов «Көзге йолдызлар астында»
Әдәби марафон, 8 көн « Дәрҗия, бүлмәне тагын бер тапкыр күздән үткәргәннән соң, урындык кырыена килеп утырды. Пальтосының күкрәген кысып торган өске төймәсен ычкындырды. Көрән мамык шәле җилкәсенә шуып төште. Аның пөхтә итеп артка җыеп куйган чәчләре ачылып китте. Чигәләрендә сирәк кенә ак чәч бөртекләре җемелдәп куялар, ак муенын нәни балаларныкы кебек аркылыга ике сызык кисеп үтә. Күзләре сынап, ачуланган кебек карыйлар. Бер-берсенә бөтенләй диярлек тоташып торган кашлар күзләре өстенә үк төшеп торгангамы, аның маңгае киң булып күренә иде. Галләм сихерләнгән кебек тик утыра. Ул үзен, ничектер, матур төш күргән кебек хис итә иде. » (32 бит) #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
92
0