Әмирхан Еники "Бала"

Әмирхан Еники "Бала"

Зариф йомшак тавыш белән: – Аша, аша! – диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды. Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый... Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридәсенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына: – Әтиең, әниең бармы? – дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте. Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды: – Әнием дә бар, әтием дә бар... безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак. Зариф елмаеп, балага күтәрелеп карады: – Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән... Ә әтиең кайда соң? – Китте. – Кая китте? – Белмисеңмени? Фронтка, – диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй, – ул лейтенант, – дип куйды. – Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә... Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?» – дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен, тыелып калды.

Тэглар:

87

0