
Сәкинә Хәйруллина "Көтәм әле"
8 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Көтәм әле.. Кичерегез мине,зинhар, Шигырь язган дусларым! Җырым белән җаныгызны Борчуга салам тагын. Беләм инде: бер сүземнән Сизәсез хәлләреме, Аз кичердегезме миннән Кайгылы мәлләремне?! Илдән яшерә алмаганны Сездән яшереп буламы? Җырга ятты сагыш булып Күнелем бураннары. Нигә сөйлим? әллә сез дә Хыянәт күрмәгәнме? Бер тәненә, бер җанына Ут - ялкын үрләгәнне Сез ничекләр күтәрдегез? Мин - дулкын дәрьясында Акланмаган өметләрдән, Әрнүдән сына-сына. Бу җырымда монсу булды Әлегә шундый чагым. Очкын кетәм, тергезергә Өметемнен учагын. Сәкинә Хайруллина. "Көзләремнән язлар көнләшә". 30 нчы бит. #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #сәкинәхайруллина #рухиятнәшрияте #китап.
70
0