
Таһир Шәмсуаров "Бикләнмәсен тимер капкалар"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Таһир Шәмсуаров Бикләнмәсен тимер капкалар Күршеләргә кералмыйсың хәзер, Көне-төне бикле капкалар. Кайда соң сез, тәмле ризык керткән, Нурлы йөзле юмарт апалар?! Утлы күмер эзләп йөгермибез,– Чормаларда күптән самавыр. Табасы да, агач кашыгы да Үзебездә бүген – өйдә бар. Печән алып кайтсак, болыты белән Ярдәм итми инде күршеләр. Ак әбиләр, «бисмилла»сын әйтеп, Башыбыздан сыйпап үтмиләр. Капка төбендәге утыргычлар Череп бетте, кеше күрмичә. Татар авылында яшә, имеш, Көне буе күрше күрмичә... Туган-тумачаның балаларын Тик төсмерләп кенә таныйбыз. Ни аяныч, байлык арткан саен, Фәкыйрьләнә бара җаныбыз! «Кайнар коймак авыз итегез!» – дип Балкып керсен юмарт апалар. Күрше хакы Тәңре хакы икән, Бикләнмәсен тимер капкалар! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену (142 бит) #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком
58
0