
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Икенче көн. *** Шыбыр-шыбыр яңгыр ява, Чылата керләреңне. Керфекләрең ник чыланган, Сагындың кемнәреңне? Елама, дип юатсам да, Барыбер еларсыңдыр. Болытлар бит тулышканнар - Яңгырны тыярсыңмы? Шыбыр-шыбыр явар да ул, Шыбырдап үтеп китәр. Кояш чыгар, кояш чыккач, Керләрең кибеп бетәр. Керфекләр дә, керләр кебек, Тиз генә кипсә икән, Сагынулар да, яңгыр кебек, Килсә дә китсә икән! 75нче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
64
0