
Рафаэль Сибат "Кайту"
14нче көн #ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "1944 ел... Сугыш бетүгә таба бара.Мөхәммәт ул вакытта һаман да әле Вятские Поляны ату коралы ясау заводында эшли иде.Шул вакытта ул Серафима карчыкның аңа бүләк ителгән бриллиант кашлы алтын йөзекләрен, "Фронт өчен!" дип, дәүләткә тапшырды. Бер дә икеләнмичә генә. Моның өчен аңа аз гына акча да бирделәр, азык- төлек алырга да ярдәм күрәттеләр. Мөхәммәтнең күптән тозлы балык ашыйсы килеп йөри иде. Тимер юл вокзалында буфет бар. Менә шунда вакыт-вакыт сугыш чоры өчен сирәк булган азык- төлек тә сатыла иде. ...Вокзалга товар вагоннары таккан поезд туктаган. Шыксыз кара вагоннр. Кайберләренә кечкенә генә тәрәзәләр уелган, алар тимер рәшәткәләр белән капланган. Менә шул тәрәзәләрнең берсеннән Мөхәммәт сак кына, хәлсез генә аваз- тавыш ишетте: - Мөхәммәт энем... Аның аяклары калтырады:."Кем бу? Бик тә таныш тавыш ич. Кем булыр?" Ул тавыш килгән тәрәзәгә текәлде: анда ап- ак чәчле, озын ак сакаллы, йөзе җыерчыкланып беткән, бик бетәшкән карт тора иде. -Мөхәммәт, мине таныйсыңмы син? -Юк! -Мәхмүдбәк абый!- Мөхәммәт тетрәнеп китте. -Монда...Вагоннарда һава җитми, сусызлыктан интегәбез...Сталинның приказы буенча...Булдыра алсаң, син безгә бер шешә генә су алып кил. Йотымлап булса да, бүлешеп эчәр идек... Мөхәммәт агачлар арасыннан пычранып беткән шешә тапты, ерак булмаган йорт янындагы коедан су алып, аны яхшылап юды да, эченә су тутырып, рельслардагы кара вагоннарга йөгерде. Әллә каян гына автоматлы сакчы пәйда булды: -Стой, кто идет? Стрелять буду! Тимер рәшәткәле тәрәзәгә омтылган Мөхәммәтнең шешәсен кулыннан тартып алды да рәшәткә кырыендагы ташка бәреп ватты: -Нельзя! А ты уходи отсюдова! Они- враги наши...Они- враги народа..." #РафаэльСибатКайту #КайтуАлсу325нчебит #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
61
0