Татар авылы. Таһир Шәмсуаров

Татар авылы. Таһир Шәмсуаров

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Җирнең шушы төбәгендә Йөрәк тибә татар дип. Зарланмыймын җырлар өчен Җирлек юк, мәйдан тар дип. Кояштан алда тора ул, Ай белән өйгә керә. Бил бөгелгән, ил сораса, Соңгы телемен бирә. Бөеклеген йөрәк аша Үткәрәсе бар әле. Татар авылын баш очына Күтәрәсе бар әле. Авыл сизгер әниләрдәй, Кыенлык килсә - кыя, "Уф" дигән бер сулышына Дөнья моң зары сыя. Җыр җылысы күчә җанга, Былбыллар моңы тарта, Таңда офыкларга баксам, Кояшлы көнем арта. Ата-баба рухы моңда... Җан-тән белән яратам, Мәккәз-нурлы саласыз, Юк, яши алмый Ватан! Зарланмыймын җырлар өчен Җирлек юк, мәйдан тар дип. Җирнең шушы төбәгендә Йөрәк тибә татар дип! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Әтиләрнигезе #Шигырьләр #44нчебит

76

0