
Татар вакыты
Кемнәрнеңдер кулын кысарга теләп, карт кулларын алга сузды, әмма алар бушлыкта асылынып калды. Капитан Ярмөхәммәтовның куллары исә медаль кабында казына иде. Ниһаять, медальне алып, ул карт янына килде, аның күкрәгендә буш урын эзләп озак капшанды, аны тапкач, җәфалана- жәфалана беркетеп тә куйды. Хатын фотоаппаратын чәкетте. Сәгать сугып җибәрде. - Дан! Кәккүк! Дан! Күккүк!. - И час пробил!—диде капитан. Мотаһарга аңардан да бәхетле кеше юк иде бу мизгелдә Сәгате сукты. Аның сәгате сукты! Нәрсәнедер эшләп бетермәгән кеше сыман, аның йөзеннән борчылу шәүләсе узды. - Ыс-служу Сов-ветскому С-Союзу!—дип кычкырып җибәргәнен ул сизми дә калды. - России,—дип төзәтте капитан. —Әтнә чурт,— диде карт. —Хязир сизгя Ленинград медален тапшырган.. Мотаһар үрә катты. Аның колагын гөрселдәүләр басты. Гүя ул ишетми дә иде. Капитанның инде хырылдап кына төсмерләнгән тавышы аңа өзек- өзек кенә ниндидер СССРларнын Верховный Советларының әллә кайчангы 1944 ел указларының үз хуҗасын илле дүрт елдан соң гына эзләп табуы турындагы хәбәрләрне җиткерә иде. Тагын кемдер аның пинжәк түшләрендә капшана башлады. Куллар медаль араларын сөрән белән сөреп, уң иңбашка күтәрелде һәм нәрсәнедер беркетеп куйды. (341-342 нче битләр)
84
0