Таһир Шәмсуаров "Җырчы чикерткәләр"

Таһир Шәмсуаров "Җырчы чикерткәләр"

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Сәнгатькә гашыйклар алар Туймыйлар көй көйләүдән. Чикерткә хоры яңгырый Җәйге яшел чирәмнән. Көзләрен кояшлы көндә Кабат концерт бирәләр. Ә кар яугач, кунакка дип, Өйгә килеп керәләр. Мич арасында, җылынып, Җәй көтә чикерткәләр. Бер үк көйне көйли-көйли, Безгә хезмәт итәләр. Кунак-тыйнак булганлыгын Әллә алар белмиләр? Төнлә җырлап җибәрәләр, Сикергәләп бииләр. Бүрәнә ярыкларында Музыкаль чыгыш тынмый. Чикерткәләр бездә шулай Ел әйләнәсе җырлый. #ТаһирШәмсуаров #Җырчычикерткәләр #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

50

0