17 нче көн.  "Каракош"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

17 нче көн. "Каракош"Нәбирә Гыйматдинова #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024

17 нче көн - Уф, арыдым, кулым өзелә, писүк тутырганыем, - диде, йөген лапылдатып егетнең аяк турысына куйды. - Күтәреш, нәрсә уклау йоткан кеше кебек үрә каттың. Кызның ару-талчыгу ташыган күзләрендә ят шәүләләр биешкәндәй булды. Бу гел шулай иде: кайчан гына карама, Бәриянең йөзендә мыек-сакал эзе бар сыман. Сатып кына йончырлык зат түгел син, кәнтәй. Икенче «эшең» дә куәтле: кибет эчендәге аулак почмакта «алыш-биреш» ясап, эт хәленә төшәсең. Мәңге туймас ач тән син. Көнләшә, моны яшерми дә Рәхимҗан, көнләшүеннән иреннәрен чәйнәп өзәргә җитә, тик нишләсен соң, арбаңа җикми торып, ул бияне минеке дип санама. - Сабыр ит, писүгең эремәс тә, качмас та. Сөйләшик печтек кенә, - диде егет һәм кызны әрәмәлек эченә таба тарткалый башлады. 73 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #МәхәббәттәгонаһбарПовестьлархикәятләр #Каракош #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

73

0