Муса Җәлил «Соңгы җыр»

Муса Җәлил «Соңгы җыр»

Әдәби марафон, 7 көн СОҢГЫ ҖЫР Җир йөзе шундый киң, Күңелле һәм якты! Тик төрмәм караңгы, Ишеге йозаклы! Күктә бер кош оча Югары, югары! Мин ауныйм идәндә, Кулларым богаулы. Тышта бер гөл үсә, Яңгырга коенып; Мин кибәм, мин сулам, Төрмәдә боегып. Мин беләм: бик татлы Да яшәү тойгысы! Тик инде мин үләм, Бу җырым – соңгысы!.. Август, 1943 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

70

0