
Фәнис Яруллин "Яралы язмышлар"
2нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Һәммәсен җыеп утырттым дигән идем, бер тәлинкәм артык. Димәк, кайсыдыр юк. Кайсы икәнен белә генә алмыйм. Анда карыйм, монда карыйм - юк кына. Йөрәгем "жу" итеп куйды. Кайдан эзләргә белмим. Кайсы юк икән соң боларның? Әһә, Гафур юк икән. Инде нишләргә? Боларын ашатыргамы, Гафурны эзләргәме? Унөч баланы берьюлы ашатып буламыни? Алар кайсы кул белән, кайсы кашыгы белән боткага кереп чумганнар инде. Кайберләре боткасын өстәлгә кашыклап салып утыра. 17нче бит Яралы язмышлар Фәнис Яруллин Казан "Рухият" нәшрияты, 2000. #ДөньякүләмӘдәбиМарафон #ТатарстанЯзучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #Рухиятнәшрияты #БелемРадиосы #ФәнисЯруллин
84
0