
«Ала да бәрә, ала да бәрә»
#әдәбимарафон 2нче көн «Ала да бәрә, ала да бәрә» «Мин үземне өч яшемнән бирле хәтерлим. Тәнем кояшта каралып беткәнгә күрә кушаматым «Кара малай» иде. Әти: «Тышың кара, эчең ак булсын, улым», – дияр иде. Биш тулганда, сөннәтче бабайны чакырдылар, ычкынмасын дип, әни башымнан, Шәйхетдин дәү әти аягымнан тоткан иде. Безнең чор балалары компьютер зәхмәте белән чирләмәде, без дөньяны табигать аша танып белдек. Тау итәгенә урнашкан Карауҗа гөлләр иле белән тиңләрлек дәрәҗәдә матур, таудан өстәрәк – алмагач, чия, карлыган бакчасы, Петьялка елгасы үзе бер могҗиза, ул Илләткә, Илләт Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя иде. Елгабызның аръягында яшелчә совхозының кәбестә, чөгендер, кишер, кыяр, помидор ише нигъмәтләре без – бала-чаганың күзен кыздырып торыр иде. Авыл тугыз урамнан гыйбарәт. Безнең оч малайлары иң көчлесе, иң усалы, безне беркем җиңә алмый, бездән шөллиләр иде. Бер-беребез белән бәргәләшсәк тә, тиз дуслаша идек анысы. Сугышып йөрергә вакыт та юк, авыл баласының эше муеннан, һәр йортта терлек-туар, кош-корт... 14 нче бит #Казанутлары #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатмедиаИделПресс #Таттелеком #44
63
0