
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дүртенче көн. Бәхет. Минем белән бергә бәхетем туган - Өлешемә төшкән көмешем. Шул бәхетемне эзләп юлга чыктым, Шул бәхетемне эзләп килешем. Шул бәхетне эзләп тапканым юк, Инде таптым дисәм - югалтам. Якын дусым - мескен өмет белән Үз-үземне тагын юатам. Юлларымда бәхет күп очрады, Тик берсе дә түгел минеке. Юл чатында, әнә көтеп торган Ул - аныкы, яки синеке. Ә минеке, бәлки, мине көтеп Мине табалмыйча каңгыра. Ул бәхетсез икән - мин бәхетсез. Мин табарга тиеш, табарга! Шул бәхетемне эзләп китеп барам, Юлым сикәлтәле... Әремле... Үзе килгән бәхет - бәхет түгел, Эзләп тапкан бәхет кадерле. 118нче бит. #ӘнгамАтнабаев #Атнабайхалыкшагыйре #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПрессПолиграфияНәшриятКомплексы #Таттелеком
72
0