Татар вакыты

Татар вакыты

Малай, гадәтенчә,диварга күз ташлады һәм анда үз гомерендә беренче мәртәбә сәгатьне, дәү әтисе белән икесе арасында низаг чыганагына әйләнгән, аларны дошманлаштырып торган кара самшит сәгатьне урынында күрмәгәч, ап-ак булды. Аннан чак ишетелерлек итеп, аннан торган саен көчәя төшеп елый башлады. Бу Заһирга бик сәер тоелды. - Нигә елыйсың, Вадим?—диде ул аптырап. Күршесенең иңенә кулын салды. - Елама, дружок. - Еламассың монда! - Вадим аңа үпкә белдереп, терсәге белән дусларча төртеп алды. - Безнең өйгә угрылар төшкән бит! Алар бит дәү әтиемнең кадерле сәгатен урлаганнар! Дәү әтиемне дә шуның өчен үтергәннәрдер әле! - Малай үксеп еларга тотынды. - Әлбәттә шуның өчен үстергәннәр! - Булмас ла! - диде Заһир. - Ниндидер иске сәгать өчен Казан кадәр Казанда кеше кадәр кеше үтермәсләр!.. -Үтермәсләр сиңа! - Ул бит Наполеон заманыннан калган сәгать иде. Бәлки Наполеонның үзенеке дә булгандыр әле. Бүген базарда ул кимендә ун миллион! Иске акчага түгел, яңа, деноминацияле акчага!.. Заһир тынып калды. Ул бу кадәреләрен аңламый иде. -Мафиозлар, димәк. Француз мафиясе дә булуы мөмкин, - диде барысын да чын итеп кабул иткән Заһир һәм уйланып калды. —Тукта, тукта!—диде Вадим, исенә килгәндәй. Ул көлемсерәп, тирә- ягына каранды, барлык туздырылган, ботарланган әйберләрне күздән кичереп чыкты — Нинди француз мафиясе?! Үзебезнекеләр!.. Әмәт тавыннан! Бездә бит дәү әтиемнең кызы Фәрдүнә апа булган! Аның ел саен шундый погром оештырып китә торган гадәте бар. Сәгатьне дә ул гына урлаган!.. Башка әйберләрне дә урлагандыр әле ул!.. Малайлар бер мизгелгә тынып калды. Тынлыкны тагын да Вадим бозды. —Без ул сәгатьне табарга һәм, дәү әтинең йортына кире кайтарып, шушы урынга эләргә тиешбез, Заһир!—диде ул яшьтәшенең күзләренә туры караган килеш диварга күрсәтеп. -Без ул сәгатьне табарга тиешбез!.. -Табарбыз Ходай кушса,- -диде Заһир тыныч кына. -Табарбыз. Ул иманлы сәгать булгандыр. Мотаһар бабай бик тә изге күңелле, иманлы кеше иде, Вадим.

Тэглар:

95

0